Логотип Идель
Яңалыклар

"ИДЕЛ" ФЛЕШМОБЫНА КУШЫЛЫГЫЗ!

Идел Инстаграм челтәрендә #кызыклыурын флешмобынын игълан итә.

“NATIONAL GEOGRAPHIC РОССИЯ” каналына 20 ел! Шул уңайдан илебезнең иң кызыклы һәм матур 20 урынында сары рамнар урнаштырдылар (сары рам - NatGeo телеканалының логотибы булып тора).

Бу исемлеккә Эльбрус тавы, Камчаткадагы янартау һ.б. белән беррәттән Татарстандагы “Казан” гаилә үзәге (Казан шәһәре) дә керде. Без дә аны үз күзләребез белән күреп кайттык. Илебезнең кызыклы һәм матур җирләре исемлектәге 20 урын белән генә чикләнми, әлбәттә, шуңа без Инстаграм челтәрендә #кызыклыурын флешмобын игълан итәргә булдык.

Флешмобта катнашу өчен:

1. Сториска яки пост итеп кызыклы дип тапкан урынның фотосын куябыз (урынның исемен язарга яки геолокация урнаштырга да онытмагыз; бу урын турында бер-ике сүз язып, аның белән таныштырып үтсәгез, тагын да шәбрәк булачак).

2. #кызыклыурын хештегын һәм безне - @idel.tatar аккаунтын билгелибез (Инстаграм стикерлары арасында National Geographic телеканалының логотибы – сары рам да бар, аны да куллана аласыз)

3. Катнашучыларның эшләрен күзәтеп, илебезнең кызыклы һәм матур урыннары белән танышып барабыз (без аларны үзебегә дә алып куярбыз).

Илебезнең кызыклы һәм матур урыннарын бергә барлыйк!

#кызыклыурын #иделжурналы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев