Логотип Идель
Яңалыклар

«Идел» яшьләр үзәгенең җитәкчесе алмаша

2021 елдан «Идел» яшьләр үзәген Зөлфия Ибләминова җитәкләде. Үзәктә ул 2018 елдан эшләде.

Ул бу вазифадан үз теләге белән китүен әйтте. Үзенең урынына ул чыгышы белән Омск өлкәсенең Тайчы авылыннан булган татар активисты Наилә Галиеваны тәкъдим иткән. 

«Наилә – активист, ул безнең эшне эчтән белә, барлык проектлар белән таныш. Ул Татар яшьләре көннәре лидеры исеменә дә лаек булган иде. Балалар проектларында спикер буларак та катнашты. Наилә төбәкләрдәге оешмаларның эшчәнлеге белән таныш, үзе дә оешма җитәкләгән кеше. Аны төбәкләрдәге активист яшьләр белә. Мин Наиләгә уңышлар гына телим», – дип сөйләде Зөлфия Ибләминова «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

«Идел» яшьләр үзәгенең элеккеге директоры, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина рәсми карарның чыгуын әйтте. 

«Наилә үзен лидер буларак танытты, аның төбәктән булу да әйбәт. Ул бик төпле, күп еллар фәнни эшчәнлек тә алып бара. Ул үзенең туган авылы – Тайчыда бик күп проектларны чынга ашырды. Аның турында «Идел» яшьләр үзәге үзе үстереп чыгарган кадр, дип әйтеп була. Ул яңа проектларны тормышка ашырыр, дип ышанам. Киң колач җәеп, рәхәт итеп эшләсен иде, ә без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», – диде ул. 

«Идел» яшьләр үзәге Татар яшьләре көннәре, «Милләтебез хәзинәләре», «Иделем акчарлагы», Яшь татар лидеры мәктәбе, Татар балалар лидеры мәктәбе, Төрки яшьләр фестивале, «Zaman» блогинг мәктәбе һәм башка проектларны оештыра.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев