Логотип Идель
Яңалыклар

«Идел-йорт» театр коллективлары фестиваль-конкурсының иҗат лабораторияләре була

Театрның рәссам-дизайнеры Р.Мусабирова театр афишасын сәнгати бизәү үзенчәлекләре, ут кую цехы мөдире Дмитрий Солопов театрны яктыртуның төп нигезләре турында сөйләячәк.

14 апрельдә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Ш.З.Закиров исемендәге «Идел-йорт» XXIII театр коллективлары төбәкара фестиваль-конкурсы һәм «Иделкәем & Кариев варислары» балалар-яшүсмерләр театр коллективларының төбәкара смотр-конкурсы кысаларында иҗат лабораториясе узачак.

Иҗади һәм белем бирү программасында Чүпрәле, Балык Бистәсе, Лаеш һәм Буа районнарының һәвәскәр театрлары катнаша. Бу хакта Татарстанның мәдәният ресурсы үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лаборатория театр буенча экскурсия белән башлана, аны әдәби бүлек җитәкчесе Л.Фәизова үткәрә. Театрның рәссам-дизайнеры Р.Мусабирова театр афишасын сәнгати бизәү үзенчәлекләре, ут кую цехы мөдире Дмитрий Солопов театрны яктыртуның төп нигезләре турында сөйләячәк.

Аннары катнашучыларны театр актрисасы Гөлназ Галимуллина җитәкчелегендә сулыш-сөйләм тренингы көтә. Режиссер, сценарист, драматург Рәмис Нәҗмиев «Драматургия. Башы. Идеяләрне кайдан алырга» темасына практик лекцияләр үткәрә. Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов «Пьесадан башлап спектакльне куйганчыга кадәр» темасын яктыртырга җыена. Лаборатория «Йосыф» спектаклен карау һәм аның буенча фикер алышу белән тәмамлана.

Чираттагы лабораторияләр 18 апрельдә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында һәм 19 апрельдә Буа дәүләт драма театрында булачак.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев