Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

"Идел" Камал театры түбәсенә менде!

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 115 нче сезонын "Зәңгәр шәл" спектакле белән япты һәм... журналистларны, блогерларны түбәгә алып менде!

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 115 нче сезонын "Зәңгәр шәл" спектакле белән япты һәм... журналистларны, блогерларны түбәгә алып менде!

Камал театры спектакльләре белән генә түгел, үзенең конкурслары, проектлары һәм экскурсияләре белән шаккаттырып тора. Сезон ябылу уңаеннан иң элек ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашу булды. Сезон дәвамындагы вакыйгаларга нәтиҗәләр ясалды һәм киләчәккә планнар турында фикерләр әйтелде.

Рәсми өлештән соң чарада катнашучыларга театр бинасында экскурсия үткәрелде. Театр түбәсенә менгәндә балачак хыяллары искә төште. "Бу бит уникаль мөмкинлек" - диештеләр блогерлар. 

- Мин тагы да кызыклы, серле урыннарны күрсәтәчәкмен, - дип вәгъдә бирде театр директоры Илфир Якупов. 

Ә экскурсия "Зәңгәр шәл" спектаклен карау белән тәмамланды.

Реклама

фото: Салават Камалетдинов, ТИ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев