Логотип Идель
Яңалыклар

«Идел сукмагы» буйлап атлыйбызмы?

350 км озынлыктагы трек 5 районны, 100 дән артык мәдәни мирас объектын һәм 26 махсус саклана торган табигый территорияне үз эченә ала.

Татарстанда «Идел сукмагы» проектын эшләтеп җибәрделәр – бу Иделнең уң яры буйлап Ульяновск өлкәсе чикләреннән Чувашиягә кадәр Казан шәһәрендә өстәмә участок белән җәяүле маршрут.

350 км озынлыктагы трек 5 районны, 100 дән артык мәдәни мирас объектын һәм 26 махсус саклана торган табигый территорияне үз эченә ала. Теләге булганнар биредә кыска җәяүле йөрүгә яки дәвамлы походка чыга ала. Тәҗрибәле сәяхәтчеләр өчен бөтен маршрутны узу 12-14 көнгә туларга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Шәһәрләрне үстерү институтының матбугат хезмәте. 

Проект өчен махсус рәвештә мобиль кушымта эшләнгән, аның ярдәмендә «Идел сукмагын»да кызыксындырган объектларны табарга һәм маршрутлар төзергә мөмкин. Монда ук истәлекле урыннар һәм трекның барлык участоклары турында җентекле мәгълүмат урнаштырылган. Кушымта Android һәм iOS платформаларында йөкләп алу өчен каралган. 

Быел сукмакның беренче чиратын төзекләндерү планлаштырыла, анда ял итү урыннары, маршрут буенча навигация һәм катлаулы участоклар җиһазландырылачак. Трек елына 9 ай буена тулысынча яки өлешчә ачык булачак. Җәй көне монда бушлай чаралар сериясе узачак. 

Проектны булдыру идеясе 2021 елда барлыкка килгән, ТР Шәһәрләрне үстерү институты командасы ике туристик-рекреацион кластерны берләштерүче төзекләндерелгән өзлексез маршрут булдырырга карар итә.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев