Идел-Урал зыялылары турында яңа китап
Тиздән Төркиядә якташыбыз, филолог, тәрҗемәче Роза Корбанның "Идел-Урал зыялылары-I" исемле китабы дөнья күрәчәк. Яңа басма Атайурт нәшриятында басыла.
Тиздән Төркиядә якташыбыз, филолог, тәрҗемәче Роза Корбанның "Идел-Урал зыялылары-I" исемле китабы дөнья күрәчәк. Яңа басма Атайурт нәшриятында басыла.
Ә 17 декабрьдә Төркиянең Самсун шәһәрендә автограф көне оештырыла. Бу чарада нәшриятта китаплары чыкканашачак. Роза Корбанның китабында 20 татар зыялысы; галимнәр, шагыйрьләр, язучылар турында әтрафлы мәгълүмат бирелә. Татар тарихына, мәдәниятына нисбәтле шәхесләрнең фоотолары китап тышлыгында да урын ала. Биредә без К. Насыйри , Дәрдмәнд, Х. Туфан, Г. Саттаров , А. Гыйләҗев, Ф. Яруллин, А. Тимергалин, Ф. Бурнаш, М. Мәһдиев һ.б белән таныша алабыз.
Роза ханым Корбан хәбәр иткәнчә, әлеге хезмәтнең максаты Идел-Урал зыялыларын Төркиядә киң катлам җәмәгатьчелеккә таныту. Китап 330 биттән гыйбарәт. Киләчәктә бу сериядән 2 нче, 3 нче басмалар да нәшер ителәчәк.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев