Логотип Идель
Яңалыклар

"Идел" журналы Төркиядә уза торган "Халыкара журналлар күргәзмәсе"ндә!

Кичә Истанбулда үз эшен "Халыкара журналлар күргәзмәсе" башлап җибәрде. Быел ул 8-12 июньдә Төркиянең Мәдәният һәм туризм министрлыгы ярдәме белән Истанбулның Сиркечи вокзалында 11 нче тапкыр уза.

Кичә Истанбулда үз эшен "Халыкара журналлар күргәзмәсе" башлап җибәрде. Быел ул 8-12 июньдә Төркиянең Мәдәният һәм туризм министрлыгы ярдәме белән Истанбулның Сиркечи вокзалында 11 нче тапкыр уза.

Күргәзмәдә Төркиядән 400 гә якын журнал, шулай ук төрки дөньяның 30га якын иле, Якын Көнчыгыш һәм Европа илләреннән, шулай ук төрле телләрдәге 450 гә якын журнал катнаша.

Татарстан Республикасыннан "Татмедиа"ның 10 журналы - "Идел",  "Казан утлары", "Сөембикә", "Безнең мирас", "Салават күпере", "Сабантуй", "Ялкын", "Сәхнә", "Чаян" һәм "Татарстан" журналы катнаша. Барлык журналларны "ТАТМЕДИА"ның PR-директоры Ләйсән Сафина тәкъдим итә.

Күргәзмәдә катнашучы илләр арасында: Әзербайҗан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Гагаузия (Молдова), Башкортстан, Кырым, Татарстан, Болгария, Косово, Румыния, Македония, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Палестина, Гыйрак, Иран һәм Нидерланд.

Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары, коммуникацияләр, мәдәният һәм сәнгать юнәлешендәге төрле дискуссияләр узачак.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев