Логотип Идель
Яңалыклар

«ИДЕЛ» ЖУРНАЛЫ 100ДӘН АРТЫК КИОСКТА ИҢ КҮРЕНӘ ТОРГАН УРЫНДА САТЫЛА БАШЛАДЫ

"Журналны кайдан сатып алырга мөмкин?" - дигән сораулар еш килә. Безнең җавап әзер!

  "Журналны кайдан сатып алырга мөмкин?" - дигән сораулар еш килә. Безнең җавап әзер! «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Казанда газета-журналлар киосклары белән махсус килешү төзеп, татар матбугатын киоск киштәләрендә иң күренә торган урында сатуга иреште.

   «Агентство торговли», «Мир Прессы Казань» (DAILY киосклары) һәм ИП Мельников компанияләре шәһәрнең төрле урыннарында урнашкан 101 киоскны үз эченә ала.

   Казан киоскларында «Идел», «Сөембикә», «Казан утлары», «Чаян», «Ялкын», «Салават күпере», «Сабантуй», «Казань», «Татарстан» журналлары, «Шәһри Казан» һәм «Казанские ведомости» газеталарын сатып алырга була.

Якын арада басма матбугат Татарстан районнарындагы сәүдә нокталарында да сатыла башлаячак.

    Журнал-газеталарны шулай ук Казанда 10 урында - «Татмедиа» бинасы, Республика клиник хастаханәсе, Ветераннар госпитале, Татарстан Хөкүмәт йортында, «Тукай мәйданы», «Имәнлек», «Кәҗә бистәсе», «Сукно бистәсе», «Җиңү проспекты», «Төньяк вокзал» метро станцияләрендә алырга мөмкин.

Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев