-
Татарстанлыларга тарифларны исәпләү буенча ярдәм күрсәтәчәкләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә Хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.
-
Татарстан мөфтияте 11 Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыя Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 700 волонтер җәлеп итү күздә тотыла.
-
Татарстан китап нәшрияты XXХ Минск Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә китапларын тәкъдим итә Татарстан китап нәшрияты бирегә тарихи, туган якны өйрәнүгә караган китапларны, классик әдипләребез иҗатын, татар теленә үзөйрәткечләрне, сүзлекләрне, балалар әдәбиятын, бүләк-басмалардан тупланган төрле жанрдагы 200 китап алып килә.
-
Язучылар елмаерга чакыра Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри,14) “Язучылар елмая яки язгы маҗаралы көннәр” дип исемләнгән юмор кичәсе була.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
"Идел" журналы рәссамы күргәзмәгә чакыра
Рәсемнәре "Идел" журналында бик еш чыга торган яшь рәссам Руслан Ибраһимов Казанның Милли музеенда Ворлд Скилз ярышларына әзерләгән күргәзмәсен тәкъдим итә. Күргәзмә 19 сентябрь көнне 15.00да ачыла. Кремль урамы, 2 йортка, Милли музейга рәхим итегез!
Журналыбызның август саны тышлыгында әлеге күргәзмәдәдән бер картина басылган иде. Ә сентябрь санында рәссамның үзе белән сөйләшеп, хезмәте турында саллы гына интервью бастырдык.
Интервьюдан өзек тәкъдим итәбез:
– Син – ирекле рәссам. Авыр түгелме?
– Укып бетергәч тә, Нефтюганскида өч ел буе бер фирмада дизайнер булып эшләдем һәм параллель рәвештә портретлар яздым. Дустым Константин белән оештырган «Суперпортрет» фирмасы үзенә күрә бер кече бизнес юнәлеше иде, димме... Тик портретлар хәзергеләре кебек тәфсилләп язылмады, бик гади генә булганга, мин аларны «ширпотреб» сүзеннән чыгып, «шыр-портретлар» дип атап йөрттем, ягъни... болай гына, үзенчәлексез портретлар... Андыйларны урамнарда да күпләп ясыйлар. Ләкин бер мәл кемдер килеп чыга һәм сиңа акыллы киңәш бирә, минем белән дә шулай булды. Бер дизайнер кыз: «Үзенчәлекле портретлар яз!» – дигәч, шул кичне үк интернетны сөреп чыктым һәм бер юнәлеш таптым. Әлеге бик хиссиятле итеп ясау ысулын аеруча ошатып, шушы рәвештә генә яза башладым.
2014 елда заказлар кимеде, тормыш авырлашты. Кечкенә Себер шәһәре күңелемә тар булып тоелды, һөнәри яктан үсеш юклыгына төшенеп, йә Сургутка, йә Мәскәүгә, йә Казанга китәргә ният кылдым. Әтием Әләм һәм әнием Сөмбелә – Баулы районының Кече Урыссу авылыннан, «кан тартты» дияргә мөмкин, бу якка кечкенә чакларда да даими кайтып йөрдем... Һәм, беләсезме, минем бик тә, әйтеп аңлата алмаслык дәрәҗәдә саф татарча сөйләшәсем килде! 2016 елны Казанга килгәч, беренче эш итеп татарча сөйләм клубы ачтым. Татар яшьләре гел татарча гына аралашырга тиешләр дигән максат куеп, очрашу кичәләре оештырдым. Аларга иҗат өлкәсендәге татар яшьләре килә башлады, хәзер дә аралашабыз, күп кенә мәдәни чаралар үткәрәбез, киң даирәләрдә популяр булмаган көйләр һәм җырлар язу, аларны башкару белән шөгыльләнәбез, бер-беребезнең иҗади уңышлары белән ихлас кызыксынабыз, төрле проектлар уйлап табабыз һәм бер-беребезгә гашыйк та булабыз. Яшүсмер чактан башлап гитарада да уйныйм, этник музыка белән кызыксынам, төрки көйләргә, кытай музыкасына бик мөкиббән, бу нисбәттән дә үзара диспутлар үткәрәбез.
Ә ирекле рәссамлыкның бер ягы җиңел: син үзең теләгән сурәтләрне генә язасың, үзең теләгән проектларда гына катнашасың. Әмма шул ук вакытта заказ буенча гына иҗат иткән көннәрем дә әлегә күп әле.
– Руслан, соңгы иҗади эшләрең арасыннан кайсыларын үзең дә бик ошаттың? Кайсы картиналарың сиңа иң якын?
– Соңгы проектларымның берсе – Казанда үткән Эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты көннәрендә ачылган шәхси күргәзмәм. Аның өчен тиз арада тулы бер серия иҗат итәргә, төрле һөнәр ияләрен: пешекче, төзүче, кометолог, флорист, визажист... сурәтләрен язарга туры килде.
Моннан кала, шәхси үтенеч белән дә еш мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, җырчы Вафирә Гыйззәтуллинаның портретын язып бирүемне үтенгәннәр иде. Аның рәссамнар тарафыннан язылган портретлары моңарчы булмаган икән. Минем тарафтан ясалган портретны «Вафирә» дип аталган кыскаметражлы кинофильмда да кулландылар.
– Портретлар озак языламы?
– Юк. Мин бит спиртлы эчемлекләр кулланмыйм, тәмәке тартмыйм, башка кайбер рәссамнар кебек, илһам килгәнен көтеп утырмыйм. Холкым да шундый: акрын яза алмыйм.
Интервьюның азагын "Идел" журналының сентябрь санында укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз