«Идел»дә кунакта яшь җырчы Гүзәл Җиһаншина
Яшьләр журналының май ае санына Гүзәл турында зур, әтрафлы мәкалә әзерләнә.
Бүген "Туфан самавыры"нда кунакта талантлы, яшь җырчы Гүзәл Җиһаншина булды. Гүзәл “Татар моңы”, Р.Ваһапов исемендәге җыр конкурсы җиңүчесе, дөньякүләм һәм бик күп Россиякүләм вокал бәйгеләре лауреаты.
Аны без бигрәк тә татар халык әсәрләрен оста башкаручы буларак та беләбез. Аның репертуарында борынгы, бормаларга бай, катлаулы әсәрләр шактый.... Тапшыруда барышында сез дә аларның кайберләрен ишетә алачаксыз.
Гүзәл Җиһаншина “Идел”нең “Яңа дулкын” ютуб проектында да катнашкан иде. “Яңа дулкын”да җырчы кыз татар халкының «Бөдрә тал» әсәрен башкарды. Әлеге җыр - сагыну хисе белән сугарылган иң моңлы әсәрләрнең берсе.
Яшьләр журналының май ае санына Гүзәл турында зур, әтрафлы мәкалә әзерләнә. Анда бырчының иң зур хыялы нинди икәнен дә укып белергә мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев