«Идел»дән татарча open-air!
14 август көнне 18.00да Казанның иң текә урыннарының берсе – Б.Рәмиев исемендәге IT-парк түбәсендә яңартылган «Идел» журналы презентациясе узачак
Сихри кояш баешында яраткан җырларыңны тыңларга, дусларың белән аралашырга, тәм-том белән сыйланырга бирегә кил! «Идел» редакциясе журналның яңа концепциясе турында да сөйләячәк.
Бу кичәдә сезне ниләр көтә?
- GAUGA рок төркеме, Илгиз Шәйхразиев, Лилия Хәйруллина һәм Рәдиф Кашаповтан заманча татарча җырлар;
- Malsi Musicтан диджей-сет;
- Камал театры артисты Артур Шәйдуллиннан биюле флешмоб;
- Яшь шагыйрьләрдән шигырьләр;
- Фуршет.
Презентация кунакларының кәефен алып баручы Рәдиф Әхмәдиев күтәрәчәк.
Ачык һавада сезнең өчен журнал сатып алу зонасы да булачак. Башка тематик зоналар да эшләячәк
Керү – ирекле. Регистрация үтәргә генә кирәк. Без сине көтәбез!
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев