Логотип Идель
Яңалыклар

«Идел»леләр өмәдә

Бүген өмәдә эшләп кайттык!

«Журналистның өстәле дә чиста булырга тиеш», - дигән шигар белән өмәгә җыелдык бүген. Шәхсән минем, «Идел»дә эшли башлаганнан бирле, өмәдә булганым юк иде. Узган ел пандемия дип өйдән чыкмасак, быел, шөкер, Татмедиада эшләүче журналистлар, барлык хезмәткәрләр дә бер урынга җыелышты. 

Яшермим, ике сәгатьлек эш өчен авылдан дүрт сәгать юлда килү теләге юк иде югын. Әмма бар күңеллелеге, рәхәтлеге шулай бергә эшләгәндә барлыкка килә икән бит! 

Кызлар редакция эчендә кайнаслар, ир-егетләр көрәк, тырма белән эшләделәр. «Татмедиа» тирәсе ялт иткәннән соң, коймак белән чәй эчү дә планга кертелгән иде. Татар чәйсез яши аламы соң инде?

Татарча җырларга кушылып, бераз гына күңел ачу бәхете дә, арыганлык хисен тою да насыйп булды.

Гел-гел шулай җыештырып, күңел ачып яшәргә кирәк икән, дигән уй килде. Алга таба насыйп булсын!

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев