«Идел»нең чираттан тыш махсус саны
«Идел»нең бүген 2021 ел 25 май саны чыкты һәм ул гадәти генә түгел!
«Идел»нең бүген 2021 ел 25 май саны чыкты, һәм ул гадәти генә түгел!
Беренчедән, «Идел»нең 2021 ел 25 май саны безнең редакциянең җитәкчесе Гөлүсә Закирова портреты белән бизәлгән.
Тышлыктагы
“Тормыш бит ул – бер картина,
Ә бизәге – үзебез!”
шигаре дә – Гөлүсә Закирова шигыреннән цитата.
Икенчедән, журналның бу чыгарылышы – чираттан тыш һәм махсус! Моның җитди сәбәбе дә бар: редакциябездә бүген бәйрәм, тантана. Чөнки Гөлүсә Рәүф кызы Закированың бүген ЮБИЛЕЕН билгеләп үтәбез! Ничә икәнен сорамагыз: һәрвакыттагыча, ул барыбыздан да яшь, энергияле һәм... “Идел”нең иң чын патриоты.
Аңлашыладыр, бу уникаль сан бер генә нөсхәдә чыкты. Алай гынамы, 25 май саны тулаем... оргиналь тышлыктан гына тора! Чөнки, итекченең итеге юк дигәндәй, Гөлүсә ханымның да “Идел” дә 2017 елдан бирле эшләп, бер тапкыр да чыгаруда үзе башлап йөргән журнал тышлыгында күренгәне юк. (Автор буларак ул инде 1997 елда ук яшь талантларның “Танышу” рубрикасында шигырьләрен бастырган иде). Ә бит лаек! Шуңа күрә бу юлы коллектив үз җитәкчесен тышлык каһарманы итеп күрергә теләде. Бер истәлек булсын әле “Идел”дән!
Хөрмәтле Гөлүсә Рәүфовна!
“Идел” һәм “Идель” журналлары редакцияләре Сезне ихлас күңелдән тәбрик итә. Сез уңган һәм булдыклы җитәкчебез, чын профессионал һәм сыйфатлы милли, яшьләрчә журнал нәшер итүдә безгә үрнәк кенә түгел, нечкә тоемлаучы иҗади шәхес тә, илһамчы да. Редакциябез соңгы елларда яшәрә, иҗат рухы белән байый икән – монда Сезнең тырышлыгыгыз күп.
Иҗат дәртегез һәрвакыт шулай ташып торсын, киң аудиториягә сыйфатлы һәм тәмле рухи азык җитештерүдә көч-куәтегез, идеяләрегез, креативлыгыгыз беркайчан төкәнмәсен. Куйган максатларыгызны тормышка ашыруда Сезгә саулык, шәхси һәм гаилә тормышыгызда бәхет, иминлек, бәрәкәт, коллегаларыгызның, җитәкчеләрнең һәм, гомумән, татар милләтенең ихтирамы юлдаш булсын.
“Идел”ле елларыгыз – иң бәхетле елларыгыз булсын иде!!!
“Идел”челәр
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев