II Казан Глобаль Яшьләр саммитына гариза бирә аласың
Яшьләр берләшмәләре лидерлары, яшьләр өчен җаваплы халыкара оешма вәкилләре, яшь эшмәкәрләр һәм яшь галимнәр өстенлек алачак.
Катнашучылар булып 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге, инглиз телен B2-C1 дәрәҗәсендә белгән, ОИС әгъза-илләрен яки күзәтүчеләрен, Брикс илләрен һәм Азия-Тыныч океан төбәген тәкъдим итүчеләр була ала, дип яза ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.
Программа кысаларында катнашучылар гаилә кыйммәтләре, тормыш һәм дәрәҗә, үзара хөрмәт һәм үзара аңлашу, өзлексез укыту һәм һөнәри яктан үзеңне үстерү, Халыклар дуслыгы һәм милли үзенчәлек кебек юнәлешләр турында фикер алышачаклар.
Саммит программасында түгәрәк өстәлләр һәм дискуссия мәйданчыклары, яшьләр эшләре Министрлары киңәшмәсе, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм халыкара партнерларның яшьләр сәясәте казанышлары күргәзмәсе, хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау, яшьләр арасында үзгәрешләр буенча форсайт сессия, яшьләр һәм спорт объектларына бару һ. б. бар.
Катнашу өчен гаризаны 1 августка кадәр сайтта бирергә мөмкин: эшлекле программа 28-29 августта узачак, ә 30 августта кунаклар Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүдә катнаша алачак.
2022 елда Казан «Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы 2022» статусына лаек булды, халыкара программа барышында Казанда 76 илдән 1000 дән артык делегат катнашында 10 нан артык халыкара чара узды. Елның төп вакыйгасы Казан Глобаль яшьләр саммиты булды, ул ел саен үткәрелә торган чарага әйләнде, диелә хәбәрдә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев