Логотип Идель
Яңалыклар

Ике язучының мәхәббәт тарихы «Сүнмәс яктылык» спектаклендә күрсәтелә

Татар китабы йортында Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмова хатларына нигезләнгән «Сүнмәс яктылык» эпистоляр спектакле тәкъдим ителә. 

Татар китабы йортында Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмова хатларына нигезләнгән «Сүнмәс яктылык» эпистоляр спектакле тәкъдим ителә. 

Спектакль хатлар, шигърият, музыка һәм мәңгелек мәхәббәт тарихыннан корылган. Бу хатларда — заман гарасатларына бирешмәгән һәм коточкыч сынаулар аша уза алган мәхәббәт тарихы.

Документаль чыганакларга нигезләнгән спектакльдә чын хатлар укыла, мәхәббәт тарихы һәм язмыш сынаулары асыл рәвешендә тамашачы күңеленә җиткерелә.

Рольләрне Кәрим Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Резеда Сәлахова һәм Артем Пискунов башкара. Шулай ук спектакльдә Тинчурин театры артисты Илнур Байназаров һәм җырчы Сөмбел Кыямова катнаша.

Спектакль алдыннан Татар китабы йортында «Кави белән Сәрвәр тарихы» күргәзмәсе буенча экскурсия оештырылачак. 

Тамашага рәхим итегез!

4 март, 17:00

Казан, Островский ур., 15
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев