Икмәк пешерүчеләргә ярдәмгә киләләр
Россия Хөкүмәте россиялеләр өчен иң мөһим азык-төлек продуктларының (икмәкнең дә) бәяләрен актив мониторинглый.
Россия предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерү чыгымнарының бер өлешен компенсацияләүгә 2,5 млрд сум бүлеп биреләчәк.
«Шул исәптән икмәк, икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәяләргә игътибарны юнәлтик, чөнки чит илдә Россия ашлыгына ихтыяҗ бик зур. Аның бәясе арта. Һәм үзебезнең чимал белән, барыннан да элек, үзебезнең икмәк пешерү сәнәгатен тәэмин итәргә кирәк», — диде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Министрлар Кабинеты утырышында.
Мишустин сүзләренчә, Россия Хөкүмәте россиялеләр өчен иң мөһим азык-төлек продуктларының (икмәкнең дә) бәяләрен актив мониторинглый.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев