Логотип Идель
Яңалыклар

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

Приз фонды 600 мең сум тәшкил итә. 200 мең сумлык өч премия ике вокалистка (ир-ат һәм хатын-кызга) һәм «Халык җырларын башкаручы» номинациясендә җиңүчегә тапшырылачак.

2022 елның 1 августында  Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды һәм дәвам итә, дип хәбәр итә Тататарстан Мәдәният министрлыгы.

Приз фонды 600 мең сум тәшкил итә. 200 мең сумлык өч премия ике вокалистка (ир-ат һәм хатын-кызга) һәм «Халык җырларын башкаручы» номинациясендә җиңүчегә тапшырылачак.

Гаризалар 2022 елның 1 августыннан 15 ноябренә кадәр алына

 

Татарстанның Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе (рус. Республиканская премия имени Ильгама Шакирова) — җыр (вокал) сәнгатендә югары осталыкка ирешкән башкаручыларны бүләкләү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2020 елның 22 августында гамәлгә кертелгән республика премиясе. РСФСР халык артисты (1983), Тукай премиясе лауреаты (1970) җырчы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (1935 —2019) исемен мәңгеләштерү максатында булдырылган.

Премия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2021 елның 15 февраленнән башлап ике елга бер мәртәбә тапшырыла.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев