Илһам Шакиров истәлеген мәңгеләштерү өчен мемориаль такта куелачак
Илһам Шакиров истәлеген мәңгеләштерү өчен мемориаль такта куелачак.
Казанда Николаев урамындагы 5-нче номерлы йорт фасадында бөек татар җырчысы, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Илһам Шакиров истәлеген мәңгеләштерү өчен мемориаль такта куелачак. Бу хакта ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда әйтелә.
"Бу йортта 1974-2005 елларда Бөек татар җырчысы, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров яшәгән", - дип язылган.
Документта билгеләп үтелгәнчә, республика Хөкүмәте ТР Мәдәният министрлыгы һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең җырчыга истәлек тактасы кую турындагы тәкъдимнәре белән килешкән.
фото: Татар конгрессы
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев