Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Илфак Шиһаповның китабы чыкты

    Илфак Шиһаповның язганнары тупланган “Кеше эзлим...” дип аталган китап дөнья күрде. Бүген бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган  матбугат очрашуында сөйләделәр. Басмага аның 2004 елдан бирле язылган, дөньяга чыккан һәм чыкмаган әсәрләре тупланган. “Бу – минем өчен истәлекле, кадерле вакыйга. Без бу китапны мәхрүм Илфак Шиһаповның якты истәлегенә багышладык”, – диде китапны төзүче, “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова. Аның сөйләвенчә, китап чыгару идеясе Илфак Шиһаповны җирләп кайтуга туган. Ләкин кайбер сәбәпләр аракасында, бу эшне кичектерергә туры килгән. Ниһаять, ул көн җитте. 
    “Кеше эзлим...” китабы Татарстан китап нәшриятында социаль әһәмияткә ия китаплар программасы нигезендә 2200 данә булып бастырылган. Күп өлеше район-авыл китапханәләренә җибәреләчәк. 500 данәсе Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә сатуга чыккан. Бәясе – 360 сум. Алучылар, сораучылар күп, китапны өстәмә тираж белән дә басарга туры килмәгәе әле. Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, хәтта Австрия кебек илләрдән сораучылар бар. 
    Китапның исеме “Кеше эзлим...” дип атала. Китапның эчтәлеге дә фәлсәфәгә корылган кебек, атамасы да фәлсәфи мәгънәгә ия. “Илфакның төп фаҗигасе кеше эзләүдә иде. Үз кешесен Илфак түрәләр, җитәкчеләр арасында эзләмәде. Аның кешесе гади кеше булырга тиеш иде”, – дип сөйләде Гөлнара Сабирова да.
    Очрашуга Илфак Шиһаповның кызы Зәринә, элеккеге хатыны, җырчы Илсөя Бәдретдинова да килгән иде. Зәринә китап өчен Гөлнарга чиксез рәхмәтләрен җиткерсә, Илсөя Бәдретдинова моның күптән көтелгән вакыйга булуын ассызыклады. Басманы әзерләүдә үзенең өлеше булмавын да искәртеп узды. “Китапны әле кулыма алдым гына. Сорауларга җавап биргәнче укып, танышып чыгыйм”, – диде ул. Китапның төзүчесе әйтүенчә, анда Илфак белән Илсөянең бергә яшәгән, бәхетле еллары ачык чагыла. Хәер, укыгач, анысын һәркем үзе хәл итәр инде.

    Реклама

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!