Логотип Идель
Яңалыклар

Илгиз Шәйхразиев Казахстанда үткән «Voice Of Turan» конкурсында беренче урын алган

Автор башкаручы Илгиз Шәйхразиев Казахстанның Төркистан шәһәрендә уза торган «Voice Of Turan» фестивалендә катнашты.

Автор башкаручы Илгиз Шәйхразиев Казахстанның Төркистан шәһәрендә уза торган «Voice Of Turan» фестивалендә катнашты. Ул анда Татарстан республикасын тәкъдим итте. Фестивальдә төрле милләт вәкилләре, төрле илләр: Грузия, Кыргызстан, Сербия, Үзбәкстан, Бурятия, Польша вәкилләре һ.б.  чыгыш ясаган

«Минем беренче урын», – дип хәбәр иткән Илгиз Шәһхразиев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 Конкурста катнашучылар Казахстан эстрада йолдызлары белән дуэт җырлаганнар. Илгиз Шәйхразиев конкурста җырчы Жанар Дугалова белән чыгыш ясаган. Жанар Дугалова 2014 елда Казанда узган «Turkvision» бәйгесендә җиңгән, төрки дөньясында популяр артист.

 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев