Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы 22 июньнән киң прокатка чыга
«Микулай» фильмы – керәшен авылында ялгызы яшәп яткан карт турында этно-триллер.
Кинорежиссер Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы 22 июньнән киң прокатка чыга. Фильмның афишасы чыккан, дип яза Татар-информ.
«Микулай» фильмы – керәшен авылында ялгызы яшәп яткан карт турында этно-триллер. Көтмәгәндә аның улы кайтып төшә...
Фильм 2022 елда Мәскәү халыкара кинофестиваленең «Русские премьеры» программасында һәм «Сталкер» кинофестивалендә күрсәтелде.
Фильмда төп рольне Виктор Сухоруков башкара. Рольләрдә: Варвара Шмыкова, Иван Добронравов, Екатерина Агеева һәм Әлмәт дәүләт драмтеатры актёры Рафик Таһиров.
«Микулай» фильмы Мансур Гыйләҗевның шул исемдәге пьесасы нигезендә төшерелгән.
Илшат Рәхимбайның "Идел" журналына биргән интервьюсы: https://idel-tat.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев