Ильяс Хәсәнов, аңына килә алмыйча, вафат булган
Татар КВНына нигез салган Фәридә Таштабанова һәлак булгач, автоһәлакәткә дучар булган башка юлдашлары исән калыр дип өметләнгән идек.
Татар КВНына нигез салган Фәридә Таштабанова һәлак булгач, автоһәлакәткә дучар булган башка юлдашлары исән калыр дип өметләнгән идек. Кызганыч, һәлакәт нәтиҗәсендә хастаханәгә эләккән Ильяс Хәсәнов та вафат булган.
Узган атна ахырында Казан – Чаллы юлында Татар КВН лигасының ярымфиналыннан соң лиганың оештыручылар төркеме авариягә юлыккан иде. Юл һәлакәтендә Татар КВН лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанованың гомере өзелде. Ул чакта ШТК мөхәррире Ильяс Хәсәнов һәм тавыш режиссеры Руслан Тюпаны Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр. Ильяс Хәсәнов комада ята, дип хәбәр ителгән иде. Кызганыч, Ильяс аңына килә алмаган, вафат булган. Аның хатыны һзм кызы бар иде.
Фото: vk.com
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев