Логотип Идель
Яңалыклар

Иң яхшы яшь профессионаллар билгеләнәчәк

Казанда 8-12 нче ноябрьдә Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты узачак.

Ул бөтен илдән 2,6 меңнән артык яшь активистны, эш бирүчеләрне һәм хәрәкәт партнерларын берләштерәчәк. Слет программасында – панель дискуссияләр, иҗади фестиваль, спартакиада һәм кибертурнир, дип хәбәр ителде ТР Яшьләр эшләре министрлыгында.

Чарада «#ТрудКрут» конкурсы узачак, анда тугыз өлкәдә иң яхшы яшь профессионаллар билгеләнәчәк, алар арасында – педагогика, төзелеш, авыл хуҗалыгы һ.б. Шулай ук 11 нче ноябрьдә 2023 елда студентлар отрядлары эшчәнлегенә йомгак ясалачак.

Слетның төп чаралары «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә планлаштырылган. Эшлекле программа кысаларында студентларны киңәшмәләр, панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр көтә.

Җәй көне студентлар отрядлары составында 200 меңнән артык кеше хезмәт куя, шуларның 12 меңнән артыгы – Татарстан халкы. РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча хезмәт семестрына әзерлек кысаларында яшьләр бушлай укыту уза.

чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев