Логотип Идель
Яңалыклар

«Җир шарында мәхәббәт бармы?» дигән мәңгелек сорауга җавап эзләячәкбез

«Казан тавышлары» шигъри-музыкаль сәяхәткә чакыра

 24 август кичендә Казан Мэриясе бинасы балконнары театр сәхнәсенә әвереләчәк.
 
Чара 20.30 сәгатьтә Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестры чыгышыннан башланып китәчәк.

Мэрия балконнарыннан Казан театрларының әйдәп баручы артистлары рус һәм татар телендә шигырьләр укыячак, музыкантлар һәм җырчылар башкаруында музыкаль әсәрләр яңгыраячак. Чыгышлар видео-мэппинг-шоу белән бергә үрелеп барачак, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте.

Сценарий авторы – Резеда Зәйниева
Режиссерлар – Татьяна Старикова һәм Радик Бариев.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев