Логотип Идель
Яңалыклар

Җир шары халкы 8 миллиардка җитте!

Бүген Җир шарындагы кешеләр саны сигез миллиард кешегә җите. Бу хакта БМО сайтында әйтелә.

Бүген Җир шарындагы кешеләр саны сигез миллиард кешегә җите. Бу хакта БМО сайтында әйтелә. Статистиканы монда күзәтеп була.

«Моңарчы күрелмәгән үсеш, туклану сыйфаты, шәхси гигиена һәм медицина ярдәме яхшыру нәтиҗәсендә, кешенең гомер озынлыгы арту белән бәйле.  Бу шулай ук кайбер илләрдә туучыларның югары һәм тотрыклы үсеш нәтиҗәсе», диелә БМО хәбәрендә.

Җир шары халкын 1 миллиардка арттыру өчен 12 ел кирәк булган. Кешелек 9 миллиард күрсәткеченә 2037 елга җитәчәк.

2030 елда бу сан якынча 8,5 миллиард, 2050 елда 9,7 миллиард, 2080 елда якынча 10,4 миллиард булыр дип көтелә һәм 2100 елга кадәр шул дәрәҗәдә калачак.

2050 елга кадәр фаразланган халык санының яртысыннан артыгы Конго, Мисыр, Эфиопия, Һиндстан, Нигерия, Пакыстан, Филиппин һәм Танзания кебек илләрдә тупланачак.

Шулай ук 2019 елда дөньяда гомер озынлыгы 72,8 яшькә җитте, бу 1990-нчы ел белән чагыштырганда, тугыз елга күбрәк.  Үлүчеләр санының алга таба кимүе нәтиҗәсендә глобаль гомер озынлыгы 2050-нче елда якынча 77,2 яшькә җитәчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев