Логотип Идель
Яңалыклар

ҖИРГӘ КАРАГАНДА ТОРМЫШКА ЯРАКЛЫРАК ПЛАНЕТАЛАР БАР

Астрономнар яшәү шартлары җиргә караганда да яхшырак булган планеталар барлыгын ачыклаганнар.

Астрономнар яшәү шартлары җиргә караганда да яхшырак булган планеталар барлыгын ачыклаганнар.

Космоста, җиргә караганда тормышка яраклырак планеталар бар. Америка һәм Германия астробиологлары 4500 билгеле экзопланетада температура, дым һәм башка экологик факторлар турында мәгълүмат туплаганнар. Аларның 24е безнең җирдән олырак, зуррак, җылырак һәм дымлырак икәнлеген ачыклаганнар. Мондый планеталарда тормыш дәрәҗәсе җиргә караганда югарырак формада үсү өчен күбрәк мөмкинлекләр бар икән. Бу 24 планеталарның барысы да йөз яктылык елы аралыгында һәм киләчәктә заманчарак космик телескоплар белән өйрәнелергә мөмкин.

"Яңа космик телескоплар барлыкка килү белән бездә күбрәк мәгълүмат булачак. Безгә икенче җир эзләү белән генә чикләнмәскә кирәк, чөнки кайбер планеталар безнекенә караганда да яхшырак булырга мөмкин", - дигән тикшеренү университеты профессоры Дирк Шульц-Макуч.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев