«Иске Казан» республика фестивале быел бер көнлек җыен форматында узачак
17 август Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгының сакланучы зонасында (Татарстан Республикасы, Биектау районы, Камай авылы) «Иске Казан» республика фестивале («Иске Казан» җыены) узачак.
«Иске Казан» республика фестивале («Иске Казан» җыены) - 2009 елдан башлап уздырылучы, гореф-гадәтләрне саклауга һәм туган як тарихын өйрәнүгә, яшь буынның татар халкының туган теленә һәм мәдәниятенә игътибарын күтәрүгә, балалар һәм яшьләрне туган як табигатенә, тарихка һәм мәдәнияткә, дуслыкка, мәдәниятара һәм этникара аралашуга һәм үзара аңлашуга карата хөрмәт һәм мәхәббәт рухында тәрбияләүгә юнәлтелгән проект.
Быел фестиваль бер көнлек җыен форматында узачак һәм «Сәләт — Шәхес», «Сәләт — Акбүре», «Сәләт — Кама» һәм «Сәләт — Гайрәт» аланнарында ял итүче 225 сәләтле баланы һәм берләштерәчәк.
Фестиваль кысаларында үз эченә «Һөнәрләр ярминкәсе»н, «Сабантуе» бәйрәменең милли уеннарын һәм традицион концертны алган уку-укыту һәм мәдәни-күңел ачу программасы гамәлгә ашырылачак.
«Иске Казан» җыены «Сәләт» Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды, «Сәләт» яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырыла.
фото: Сәләт
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев