Логотип Идель
Яңалыклар

Иске Татар бистәсе буенча татар телендә җәяүле экскурсия уздырылачак

Бүген Иске Татар бистәсе буйлап татар телендә «Мәрҗани тормышының бер елы» дигән җәяүле экскурсия узачак.

Бүген Иске Татар бистәсе буйлап татар телендә «Мәрҗани тормышының бер елы» дигән җәяүле экскурсия узачак. Габдулла Тукай әдәби музее аны галим-мәгърифәтченең тууына 205 ел тулуга әзерләгән. Экскурсия 12:00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

Экскурсантларга Иске Татар бистәсендәге галим-мәгърифәтченең тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле урыннарны күрсәтәчәкләр – бу Казан татар укытучылар мәктәбе, Гобәйдуллиннар йорты, Әл-Мәрҗани мәчете, «Мөхәммәдия» һәм «Мәрҗани» мәдрәсәсе, Мәрҗани йорты һәм урамы, бөек мәгърифәтчегә куелган һәйкәл.

Шулай ук Габдулла Тукай әдәби музеенда килгән заявкалар буенча татар телендә «Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт» дип аталган экскурсия-квест узачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев