Логотип Идель
Яңалыклар

Иске татар бистәсе мәчетләренә бушлай экскурсия

Казанлылар һәм шәһәр кунаклары Иске Татар бистәсе мәчетләре буйлап экскурсиядә катнаша ала.

Иртәгә, 19 март көнне, казанлылар һәм шәһәр кунаклары Иске Татар бистәсе мәчетләре буйлап экскурсиядә катнаша ала.

Чарада катнашучылар, мәчетләргә кереп, аларга нигез салыну тарихы һәм аларның совет чорындагы язмышы белән танышу мөмкинлегенә ия булачак.

Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Катнашу бушлай. Теркәлү өчен Казан Мэриясенең «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми аккаунтына фамилия, исем, телефон номерын язып җибәрергә кирәк. Экскурсиядә катнашучыларга очрашу урынын язылган вакытта хәбәр итәчәкләр.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев