Логотип Идель
Яңалыклар

Иске Татар бистәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үтәчәкләр

7 нче апрельдә Казан Бөтендөнья сәламәтлек көненә кушылачак. Бу датага багышланган чара Иске Татар бистәсендә оештырыла.

7 нче апрельдә Казан Бөтендөнья сәламәтлек көненә кушылачак. Бу датага багышланган чара Иске Татар бистәсендә оештырыла.

Зәйни Солтан урамындагы скверга килгән һәр кеше артериаль кан басымын үлчи һәм пульсоксиметрияне уза алачак. 12:00 сәгатьтә үзәк сәхнә янында программаның төп өлеше старт ала. Бәйрәмдә катнашучылар өчен зарядка узачак, алар сәламәт яшәү рәвешен алып бару темасына лекцияләр тыңлый һәм бии алачак.

Чара Скандинавия йөреше һәм Түбән Кабан күле яр буендагы променад белән тәмамланачак, дип хәбәр иттеләр «Иске шәһәр» префектурасында.

Исегезгә төшерәбез, 3 нче апрельдә Кабан күле яр буенда Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка таба 10 000 адым» бөтенроссия акциясе кысаларында Скандинавия йөреше буенча ярышлар узачак.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев