Логотип Идель
Яңалыклар

Иске Татар бистәсендә Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

Мәрҗани мәчете янындагы мәйданда ярминкә узачак, анда сувенир һәм хәләл продукция сатып алырга мөмкин булачак.

20 нче май көнне Иске Татар бистәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты узачак.

Зәйни Солтан урамындагы скверда «Илаһи моң» рухи мирас әсәрләрен башкаручылар фестиваль-конкурсы финалистлары, Коръән укучылар, шулай ук илнең төрле төбәкләреннән иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Мәрҗани мәчете янындагы мәйданда ярминкә узачак, анда сувенир һәм хәләл продукция сатып алырга мөмкин булачак.

Бәйрәм чарасы 14:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр «Иске шәһәр» префектурасында. Ул татар мәдәниятен һәм телен популярлаштыру, рухи мәдәният традицияләрен саклау, өйрәнү һәм яңадан торгызу, халык иҗаты әсәрләрен популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, Идел буе Болгары тарафыннан ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Казан Кремле диварлары янында ут тамашасы күрсәтеләчәк. Тамаша Казанда өч көн – 19-21 нче май көннәрендә 20:00 дән 1:00 гә кадәр барачак.

Чыганак: kzn.ru

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев