Иске Татар бистәсендә «Тукай тормышы» дигән яңа туристик маршрут эшли башлаячак
Маршрут шагыйрь Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән бәйле урамнар һәм истәлекле урыннар буйлап салынган.
Казанда яңа туристик маршрут барлыкка киләчәк. «Иске шәһәр» префектурасы һәм «Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесе «Тукай тормышы» дигән икетелле экскурсия башлап җибәрә. Маршрут шагыйрь Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән бәйле урамнар һәм истәлекле урыннар буйлап салынган.
Экскурсияләр рус һәм татар телләрендә узачак. Төркемне җыю катгый теркәлү буенча алып барыла, +7(904)-714-32-51 телефоны буенча язылу мөмкин.
Яңа туристик маршрутны тәкъдир итү 30-нчы августта булачак. 15:00 сәгатьтә экскурсия рус телендә, 17:30 сәгатьтә – татар телендә узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне уңаеннан, 30-нчы августта «Тукай тормышы» экскурсиясенә язылырга өлгерүчеләр өчен катнашу бушлай булачак.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев