Ислам мәдәнияте музеенда Галимҗан Барудиның революциягә кадәрге китаплары һәм кулъязмалары тәкъдим ителә
Экспозиция Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 140 еллыгына һәм аңа нигез салучы, татар дин белгече, җәмәгать һәм дин эшлеклесе, педагог Галимҗан Барудиның 165 еллыгына багышлана.
Бүген Казан Кремле Ислам мәдәнияте музеенда «Үзгәрешләр чоры мәдрәсәсе» күргәзмәсе ачыла. Экспозиция Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 140 еллыгына һәм аңа нигез салучы, татар дин белгече, җәмәгать һәм дин эшлеклесе, педагог Галимҗан Барудиның 165 еллыгына багышлана.
Күргәзмәдә мәдрәсәнең шәкертләре (укучылары) һәм мөгаллимнәренең фоторәсемнәре, революциягә кадәрге китаплары, музей-тыюлык фондларыннан «Дин һәм әхлак» журналы номерлары, Галимҗан Баруди кулъязмалары, шәкертләрнең истәлекләре, дипломнар, уку программалары һәм Казан федераль университетының фәнни китапханәсе җыелышыннан башка уникаль документлар тәкъдим ителәчәк.
Руслан Ибраһимовның күргәзмә өчен махсус ясалган акварель рәсемнәре мәдрәсә шәкертләре тормышы турында сөйләячәк, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.
Чыганак: kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев