Логотип Идель
Яңалыклар

Ислам – почта открыткаларында

Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музеенда Мәскәү коллекционеры Низами Ибраһимов фондларыннан «Ислам – почта открыткаларында» күргәзмәсе ачыла.

Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музеенда Мәскәү коллекционеры Низами Ибраһимов фондларыннан «Ислам – почта открыткаларында» күргәзмәсе ачыла. Проект Идел буе Болгар дәүләте халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.

Экспозициядә 222 открытка тәкъдим ителгән, алар Россиядәге мөселман мәдәнияте белән таныштыра. Аларда мәчетләр, мәдрәсә, дини урыннар, интеллигенция вәкилләре сурәтләнгән. Күргәзмәдә татар мәгърифәтчеләре Исмәгыйль Гаспринский, Фатыйх Кәрим, Йосыф Акчура, Садри Максуди, Габдерәшид Ибраһимов һәм башка танылган шәхесләрнең фоторәсемәре төшкән открыткаларны күрергә мөмкин. Сюжетлар XX гасыр башындагы Идел буе, Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш, Кавказ, Урта Азия, Санкт-Петербург һәм Мәскәү халкының тормышын чагылдыра.

Күргәзмә инкыйлабка кадәр булган китаплар, журналлар, Россиядә мөселман мәдәниятенең күптөрлелеген күрсәтергә ярдәм итүче документлар белән тулыландырылган.

Күргәзмә 17 нче июньдә 14:00 сәгатьтә ачыла, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте. Аны көн саен 9:00 дән 19:30 га кадәр карарга мөмкин булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев