Логотип Идель
Яңалыклар

ИСТАНБУЛГА ЯҢА АВИАРЕЙСЛАР АЧЫЛДЫ - барабызмы?

Истанбулга барырга хыялланып кына утыра идек, менә дигән мөмкинлек тә барлыкка килде!

Истанбулга барырга хыялланып кына утыра идек, менә дигән мөмкинлек тә барлыкка килде!

НИНДИ: Казан аэропортының кышкы җәдвәлендә Истанбулга яңа даими рейслар барлыкка килде.

КАЙЧАН: «Северный ветер» авиакомпаниясе очышларны дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башкара. Казаннан кузгалу 10.30 сәгатькә, Истанбулның яңа аэропортына килү 14.15 сәгатькә планлаштырыла. Төркия шәһәреннән самолет 15.15 сәгатьтә очып китәчәк, Татарстан башкаласына 18.45 сәгатьтә очып киләчәк. Юлдагы вакыт 3,5 сәгать тәшкил итә. Рейслар 189 кеше сыйдырышлы Boeing 737-800 самолетында башкарыла.

Көндез Казаннан Истанбулга һәм кире юнәлештә рейслар сишәмбе һәм шимбә көннәрендә түбәндәгечә башкарыла:

Казаннан 16.30 сәгатьтә очып китү, Истанбулга 20.30 сәгатьтә килү; Истанбулдан 11.50 сәгатьтә очу, Казанга 15.35 сәгатьтә килү.

Казаннан Истанбулга төнге рейслар пәнҗешәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә (02.15 - 06.15), Истанбулдан Казанга - чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә (21.35 - 01.20) үтәлә. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Төркиядә вакыт Мәскәү вакыты белән туры килә. Җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин.

1 ноябрьдә Истанбулга тагын бер яңа авиарейс ачыла. Очышлар дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә үтәчәк. Казанның «Победа» лоукостеры рейсларына Истанбул халыкара аэропорты хезмәт күрсәтәчәк.

БӘЯЛӘРЕ: Билет бәяләре бер якка 5 296 сумнан башлана.

kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев