Логотип Идель
Яңалыклар

«Итил» яңа этник мәдәният фестивалендә зур музыкаль программа тәкъдим ителәчәк

12 августта Казанда Идел буе халыкларының «Итил» яңа этник мәдәният фестивале узачак

Шәһәр вакыйгасы Горький исемендәге паркның яшел аланында 12:00дән 22:00гә кадәр үтәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Быел Идел буе халыкларының яңа этник мәдәният фестивале өченче тапкыр узачак. Алдагы елларда шәһәр вакыйгасында Татарстаннан кала, Башкортостан, Удмуртия, Мордовия, Чувашия һәм Марий Эл вәкилләре катнашты. Беренче тапкыр фестиваль 2021 елның сентябрендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды. Ике көнлек чара «Казан» гаилә үзәге территориясендә үткәрелде, һәм 9000 кешелек тамашачыны җыйды. Фестивальнең хедлайнеры җырчы Манижа булды. 2022 елда фестиваль Горький исемендәге парк территориясендә августта оештырылды. Анда 10000нән артык кеше катнашты. Ә бәйрәмнең хедлайнерлары «АИГЕЛ» электрон дуэты һәм Тина Кузнецова белән Юрий Усачевның Zventa Sventana проекты иде.

«Итил» фестивале – Идел буе халыклары мәдәниятләренең үзара бәйләнешенең яңа форматы. Ел саен үткәрелүче бу чара күрше төбәкләр арасында мәдәни диалог һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданы булып тора. Гадәттәгечә фестиваль кысаларында музыкантлар, артистлар һәм һөнәрчеләр Казан халкын һәм кунакларын заманча форматлар ярдәмендә үз халкы мәдәнияте белән таныштыра. 

Музыкаль сәхнә

Паркның яшел аланындагы сәхнәдә җирле башкаручылар һәм Идел буеның башка шәһәрләреннән килгән артистлар катнашында зур музыкаль программа тәкъдим ителәчәк. Фестивальнең хедлайнерлары – җырчы Сюзанна (Мәскәү) һәм Settlers төркеме (Санкт-Петербург).

Чыгышлар тәртибе:

12:00-12:40 Птица Тылобурдо (Удмуртия) 
12:50-13:20 MURT UDMURT (Удмуртия) 
13:30-13:40 Дышать (Татарстан) 
13:45-14:15 qaynar (Татарстан)
14:20-14:50 Айдар Исхаков (Башкортостан) 
15:20-16:05 ОЙМЕ (Мордва) 
16:15-16:45 Biroka (Татарстан) 
16:55-17:50 Альбина Фәйзуллина
17:30-17:50 Marat Taturas 
18:00-18:30 «ЯРДЫ» этно-фолк төркеме (Чувашия) 
18:40-19:20 TYAGOTENIE (Самара, Идел буе немецлары) 
19:30-20:30 Settlers (Санкт-Петербург) 
20:40-22:00 Сюзанна (Москва) 
Фестиваль мәйданчыгында һөнәрчеләр ярминкәсе эшләячәк. Катнашучылар арасында: OMLA (Чебоксар), matrushke (Казан), SULTAN (Казан), Тузбаш (Казан), Tatar ornament (Казан), АЙЫМ (Уфа), Питыран (Уен, Удмуртия), Drugaya.brand (Уфа), Yafrac (Казан), ТапТаман (Уфа), Rivayat (Казан), Azari (Ижевск) булачак.

Балалар мәйданчыгы

Көн дәвамында иң яшь катнашучылар өчен «Абый&Сабый» һөнәрчелек үзәгеннән күн эше буенча, җепләрдән беләзек ясау һәм агач сыннарга бизәкләр төшерү буенча мастер-класслар узачак. 

Остаханәләр вакыты:

13:00-13:20 «Читек» брелогын ясау / Үрелгән беләзек
13:30-13:50 «Лалә» брелогын ясау / Агач атны бизәү 
14:00-14:20 «Читек» брелогын ясау / Үрелгән беләзек 
14:30-14:50 «Лалә» брелогын ясау / Агач атны бизәү 
15:00-15:20 «Читек» брелогын ясау / Үрелгән беләзек
15:30-15:50 «Лалә» брелогын ясау / Агач атны бизәү 
16:00-16:20 «Читек» брелогын ясау / Үрелгән беләзек 
16:30-16:50 «Лалә» брелогын ясау / Агач атны бизәү 
17:00-17:20 «Читек» брелогын ясау / Үрелгән беләзек 
17:30-17:50 «Лалә» брелогын ясау / Агач атны бизәү  

Фудкорт

Фудкортта Идел буе халыкларының милли һәм заманчалаштырылган ризыкларыннан авыз итеп булачак. 

Катнашучылар:

«Перепечи»
«Әкият» гаилә кафесы
«Пельменная философия»
MIÑ каһвәханә
«Крафтлы чәй»
«Свияжские оладушки»

Лекторий

Фестивальдә беренче мәртәбә ачык лекторий эшләячәк. 13:00дә КФУның Этнографик музее мөдире, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының антропология һәм этнография кафедрасы ассистенты Әнвәр Мингалиев лекция укыячак. 

15:00 сәгатьтә «Мәдәни кодны яңадан аңлау: тренд яки замана таләбе» темасына ачык дискуссия башланачак. Анда татар һөнәрләре мәктәбенә нигез салучы qul eşe, «Казан ШОВ» фильмының продюсеры, «Кунакта» YouTube-каналының соавторы һәм алып баручысы Мира Рахмат; «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисткасы, «Мирас» үрнәкле балалар бию ансамбле педагогы Сәйдә Миңнебаева; АЙЫМ (Башкортостан) брендына нигез салучы Айгөл Киранова; OMLA (Чувашия) брендына нигез салучы һәм идея илһамчысы Людмила Семенова катнашачак. 

17:00дә лекторий зонасында Татарстан режиссеры Илшат Рәхимбайның «Микулай» психологик этно-триллерын махсус күрсәтү һәм фильм турында режиссер белән бергә фикер алышу булачак.

Күргәзмә

Күп катлы тукыма паннолары техникасында эшләнгән күргәзмәдә фестиваль кунаклары Идел буе халыклары орнаментлары белән якыннанрак таныша алачак. Бизәкләрнең заманча укылышына ирешү өчен проект авторы – архитектор-дизайнер, интерьерлы паннолар, интерьер предметлары һәм Yafrac милли татар колориты белән тематик мерч булдыру буенча Казан брендына нигез салучы Эльмира Низамиева график һәм визуаль материалларны яңача өйрәнә һәм сыный.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев