Логотип Идель
Яңалыклар

Юкә чәчәк ата. Аны нәрсә өчен җыярга?

Юкә агачы чәчәк атып утырган чак. Шәһәр урамнары хуш искә тулды. Шул тәмле ис бүлеп чыгара торган чәчкәләрне җыйсаң да, файдасы күп икән! Юкә чәен бөтен дөньяда яратып эчәләр. Һәм юкка түгел.

 Аны әзерләү өчен агачның яфракларын түгел, ә чәчәкләрен генә кулланырга кирәк. Чәчәгендә антиоксидантлар, флавоноид, кумарин кебек организм өчен үтә файдалы матдәләр, витаминнар, минераллар бар икән

Юкә чәчкәсе чәен күңел төшенкелеген бетерү өчен кулланырга була. Ул тынычландыру, организмдагы стресс гормоннары микъдарын киметергә сәләтле икән. Матдәләр алышын яхшырта һәм хәтта депрессиягә каршы көрәшүгә ярдәм итә.

Шулай ук иммунитетны да ныгыта. Белгечләр аны мускуллар һәм буыннар авыртканда, шулай ук кан тамырлары, сулыш юллары ялкынсынганда эчәргә киңәш итә.

Юкә чәчкәсен авырган вакытта да кулланырга була. Эчемлек тирләтеп, тән температурасын көйли һәм тизрәк тернәкләнергә ярдәм итә. Юкә чәчәкләрендәге сихәтле матдәләр сулыш юлларын тынычландыра, какырыкны чыгара, салкын тию, грипп ише чирләрне бетерә.

Юкә чәчкәсен, чиста, юлдан ерак урыннарда җыегыз, артык кайнар булмаган су белән пешереп эчегез.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев