Логотип Идель
Яңалыклар

«iВолга» яшьләрне көтә!

Формумда катнашырга 18-35 яшь аралыгындагы РФ гражданнары чакырыла.

«iВолга» Идел буе федераль округының Яшьләр форумына теркәлү бара. Быел ул 21 июльдән 29 июль көннәрендә Самара өлкәсенең Мастрюков күлләренең Фестиваль паркында узачак. Формумда катнашырга 18-35 яшь аралыгындагы РФ гражданнары чакырыла.

Форумның быелгы тематикасы - «Россия халыклары бердәмлеге». Программада тренинг дәресләре, яшьләр проектлары конкурсы, фәнни һәм гамәли конференцияләр, мастер-класслар, төрле юнәлешләр буенча регионара югары уку йортлары арасында ачык ярышлар, күргәзмәләр, инициативалар ярминкәләре, федераль, округ һәм төбәк дәрәҗәләре экспертлары белән очрашулар, дискуссияләр, шулай ук мәдәни-ял итү, спорт һәм туристлык-туган якны өйрәнү чаралары каралган.

«iВолга» форумында катнашу өчен, 2022 елның 26 маена кадәр «Росмолодежь.События» платформасында, шулай ук ivolgaforum.ru Форумының рәсми сайтында теркәлү узарга кирәк.

Чыганак: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев