Кабан күле буенда ачык әңгәмә: татарча андеграунд музыка
Татар поэзиясе бай, аның көчле традицияләре һәм агымнары бар. Бүгенге шигърияткә альтернатив авторларны кертә алабызмы?
Кабан күле буенда уза торган дискуссияләрнең өченчесе татарча андеграунд музыкага багышлана: бу музыка өчен язылган сүзләр заманча шигърияткә керәме?
Татар поэзиясе бай, аның көчле традицияләре һәм агымнары бар. Бүгенге шигърияткә альтернатив авторларны кертә алабызмы? Оскар Юнысов белән Рәдиф Кашапов татар шигърияте антологиясендә кайчан урын алачак? Чын җырларның чын текстлары нигезендә дискуссия корырга тәкъдим итәбез. Тема, форма, эчтәлек ягыннан текстларны өйрәнәчәкбез һәм белгечләр белән бергә фикер алышачакбыз.
Кабан күле буенда әдәби дискуссияләр циклы Татар китабы йорты тарафыннан Ачык университет һәм «Инде» интернет газетасы белән берлектә оештырыла.
Чара Кабан күле буенда, Мәрҗани һәйкәле янында уза.
15 июль, 18:00
Катнашу ирекле, теркәлү зарур: https://tatbookhouse.timepad.ru/event/2096092/
Чара барышында Татар китабы йортының күчмә китапханәсе эшләячәк.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев