Логотип Идель
Яңалыклар

Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезоны ачылачак

«Кичке уен»ның беренче җәйге дәресе 15 нче июньдә узачак.

Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезоны старт ала. Узган елдагы кебек үк, татар телендә спорт һәм иҗат дәресләре Кабан күле буенда узачак.

«Кичке уен»ның беренче җәйге дәресе 15 нче июньдә узачак. Оештыручылар тамашачылар өчен «Аваз» музыка-бию импровизациясен, фольклор уен коралларын һәм интерактивларны өйрәнү буенча мастер-класс әзерләгәннәр. 

Мастер-классны хореографлар Алсу Мәгъсүмҗанова, Сәйдә Миңнебаева, Алия Мөхәммәтгалиева һәм Рафаэль Мустяков үткәрәчәк. Музыка бизәлеше өчен баянчы Ильяс Фәрхуллин, варганчы Фәнил Вилданов, гитарачы Айдар Абдрахимов җавап бирәчәк, дип җиткерделәр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә. 

Чара 18:00 сәгатьтә Шиһабетдин Мәрҗани урамы ягыннан Камал театрыннан төшү урыны янындагы мәйданда башлана.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев