Логотип Идель
Яңалыклар

КАФЕ-РЕСТОРАННАРГА ТӨНЛӘ ЭШЛӘРГӘ РӨХСӘТ ИТЕЛДЕ

Хәзер кафе һәм рестораннар төнге сәгатьләрдә эшли алачак.

Татарстанда җәмәгать туклануы предприятиеләренең 23 сәгатьтән соң эш алып баруга кагылышлы чикләүләрне гамәлдән чыгардылар. Хәзер кафе һәм рестораннар төнге сәгатьләрдә эшли алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарына Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.

Республикада җәмәгать туклануы оешмалары эшен 23:00 дән 6:00 гә кадәр чикләүне узган елның 30 нчы октябрендә, коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле керткән иделәр.

Чыганак: Казан мэриясе

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев