Логотип Идель
Яңалыклар

Кайсы трамвай, троллейбуслар кондукторсыз системага күчә?

Пассажирлар өчен ишек төбендә валидаторлар урнаштырылган – алар офлайн режимда эшлиләр

Бүгеннән башлап 13 номерлы маршрутның 12 троллейбусы һәм 2 нче, 3 номерлы маршрутларның алты трамвае пассажирлары юл йөрү билетын мөстәкыйль рәвештә сатып ала алачак. Шулай ук 4 номерлы маршрутның 16 трамваенда юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системасы барлыкка киләчәк. Бу хакта Казан Мэриясе сайтында хәбәр ителде. 

Линияләрдә «Метроэлектротранс» МУП Контроль-ревизия бүлеге хезмәтләре эшен көчәйтәчәк. Юл йөрү өчен түләүне күчереп йөртелә торган ревизор валидаторы ярдәмендә тикшерәчәкләр. Пассажирга раслау өчен картаны аңа кую җитәчәк, юл йөрү өчен түләнгәнме-юкмы икәнлеге турында мәгълүмат күрсәтеләчәк, дигән предприятиенең матбугат хезмәте.

6  номерлы троллейбус маршруты кондукторсыз системага күчкән инде. Линиягә сигез троллейбус чыккан. Ай ахырына кадәр юл йөрү өчен түләүнең мондый ысулына 7  һәм 9 номерлы троллейбус маршрутлары, 1, 6, 8 нче трамвай маршрутлары күчәчәк. 

Пассажирлар өчен ишек төбендә валидаторлар урнаштырылган – алар офлайн режимда эшлиләр, бу түләү процессын тизләтә. Түләү өчен бары тик терминалга банк яки транспорт картасын кую җитә.

Гадәти акча куллану мөмкинлеге дә сакланачак, юл йөрү билетын шофердан электрон кассада сатып алырга мөмкин булачак, диелә хәбәрдә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев