Логотип Идель
Яңалыклар

«Калеб.Импровиз»: Сүз, музыка, хәрәкәт һәм рәсем бер ноктада кисешәчәк

Безнең баш мие, дөресрәге, аның эшчәнлеге бик кызык корылган. Аны музыка белән чагыштырсак, бу – үзенә күрә джем-сейшн, джаз импровизациясе, дияр идек.«Калеб. Импровиз»да катнашучыларны да әнә шул баш мие нейроннары эшчәнлеге белән чагыштырырга мөмкин.

«Калеб» яңа буын җыены 5 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә Кариев театрында узачак «Калеб.Импровиз» чарасын тәкъдим итә.

Безнең баш мие, дөресрәге, аның эшчәнлеге бик кызык корылган. Аны музыка белән чагыштырсак, бу – үзенә күрә джем-сейшн, джаз импровизациясе, дияр идек.

«Калеб. Импровиз»да катнашучыларны да әнә шул баш мие нейроннары эшчәнлеге белән чагыштырырга мөмкин. Аларның партитуралары да, дирижерлары да юк, әмма уртак максатлары бар: менә хәзер, шушында иҗат тусын өчен, бер дулкынга көйләнергә һәм йөрәгеңне уятырга кирәк. Сүз, музыка, хәрәкәт һәм рәсем бер ноктада кисешәчәк ул көнне. Монда һәм хәзер туган иҗатны күреп, тыңлап, тоеп булачак.

Катнашучылар: Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина, Андрей Аношин, Айдар Абдрахимов, Илгиз Мөхетдинов, Илүсә Хуҗина, Сөмбел Кыямова, Алсу Мәгъсүмҗанова, Сәидә Минубаева, Гөлназ Газизова, Булат Ибраһимов, Гөлүсә Батталова, Лилия Гыйбадуллина, Руслан Ибраһимов.

Алып баручы: Артём Пискунов
Режиссёр: Резеда Гарипова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев