Логотип Идель
Яңалыклар

Камал театры сәхнәсендә – Әлмәт татар дәүләт драма театры

“Ул әле өйләнмәгән иде” повесте спектакль авторларына катнаш никах, милли үзаң, диндәшлек турында уйланулар өчен җирлек.

Беренче танышу әле һаман аның хәтерендә. Алар Народный домда «Фауст» куелганда күрше-күршегә тугъры килештеләр, бинокльләр бирештеләр. Артистлар, уеннар, музыка хакында сүзләр алыштылар. Киемнәр киенгәндә дә бер урынга тугъры килеп, театрның ишегеннән дә бергә чыктылар. Озату-озатмауны уйлашмаенча гына, театрда башланган сүзләрен дәвам иттереп, Анна белән Шәмси бергә киттеләр...    

 

“Ул әле өйләнмәгән иде” повесте спектакль авторларына катнаш никах, милли үзаң, диндәшлек турында уйланулар өчен җирлек. Классик сюжетка  кушылган чын язмышлар, бүгенге вәзгыять, мәхәббәт һәм гаилә төшенчәләренә гомумкешелек һәм ислам-христиан  күзлегеннән караш Исхакый фикерен көчәйтеп кенә калмый, аны замандашларга да якын һәм аңлаешлы итә.   

30 гыйнвар, 19.00 
Камал театры сәхнәсе
Автор: Гаяз Исхакый
Режиссёр: Айдар Җаббаров
Спекталь 2 сәг. 30 мин. бара.
 

 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев