Логотип Идель
Яңалыклар

Камал театрында «Казан утлары» журналының 100 еллыгына багышланган кичә узды

Марат Əхмәтов «Казан утлары» журналына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.

«Казан утлары» журналын 100 еллыгы белән Камал театры сәхнәсеннән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Əхмәтов котлады.

Ул журналның туган телебез сагында торуын ассызыклады. «Казан утлары» журналының алга таба да әдәби мирасны халыкка җиткерүен, әдәбият, журнал һәм укучы чылбырының өзелмәвен теләде.

Марат Əхмәтов «Казан утлары» журналына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды. Котлауларны журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин кабул итеп алды.

Əдәби журнал юбилеена кунак булып төрки әдәби журналларның баш мөхәррирләре килгән иде.

Кичә «Казан утлары» журналы тарихы аша татар әдәбияты тарихын күз алдыннан үткәрә. Шигырьләрне Камал театры артистлары укый.

Сәхнәдә «Казан нуры» оркестры. Җырчылар Рузилә Бәдретдинова, Рөстәм Асаев, Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар.

Кичәне «Татар-информ» агентлыгы онлайн күрсәтте

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев