Камал театрында Рөстәм Галиуллин пьесасы буенча премьера әзерләнә
Камал театрында Рөстәм Галиуллинның "Көзге Кайтаваз" пьесасы укылды. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссам - Сергей Скоморохов.
Камал театрында Рөстәм Галиуллинның "Көзге Кайтаваз" пьесасы укылды. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссам - Сергей Скоморохов. Пьеса "Яңа татар пьесасы - 2022" бәйгесендә ТР Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде.
Спектакльдә катнашалар: Татарстанның атказанган артистлары - Фәнис Җиһанша, Ләйсән Фәйзуллина, Алмаз Гәрәев, Гөлчәчәк Хамадинурова, Раил Шәмсуаров, шулай ук, Рәдиф Галимов, Эльза Мортахуҗина, Алинә Мөдәрисова һәм Айгөл Абашева.
Премьера 2023 елның апрелендә көтелә.
Чыганак: Камал театры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев