ТАССР 100 ел
Яңалык/Эксклюзив
-
Татарстан Идел буе федераль округында халык саны артучы бердәнбер төбәк Россиядә яшәүчеләрнең саны турында яңартылган мәгълүматлар шул хакта сөйли.
-
ТР Милли музеенда «Бүләк итү көннәре» узачак еләгән һәркем музейга нинди дә булса әйбер яки тулы бер коллекция бүләк итә ала.
-
Татарстанда татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләр саны арткан Татарстанда быел туган (татар) тел буенча Бердәм республика имтиханын унберенче сыйныфта укучы сигез бала тапшыра. Узган елда Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) нибары бер чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды.
-
Татарстанлыларга тарифларны исәпләү буенча ярдәм күрсәтәчәкләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә Хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
Видео
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Камалда сишәмбе яшьләр өчен кызыклы чара булачак
Галиәскәр Камал театры яшь тамашачыларын яңа проект белән куандырырга булган. 22 октябрьдән башлап театрда "Яшьләр сишәмбесе" дигән чара узачак, дип хәбәр итә tatar-inform агентлыгы.
"Яшьләр сишәмбесе"ндә яшь драматургларның пьесаларын карап булачак. 22 октябрьдә мәсьәлән, сәгать 18.00 дан 20.00 гә кадәр өч пьеса күрсәтеләчәк.
Спектакльләр Камал театрының кече залында күрсәтеләчәк. Беренче көнне Сөмбел Гафарованың “Парковка”, Энҗе Гыйззәтованың “Ишекләр” һәм Гүзәл Сәгыйтованың “Томан” әсәрләрен карап булачак. Пьесалар арасында тамашачылар холда яшь татар музыкантлары, рәссамнары, шагыйрьләре белән аралаша алачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз