Камилә Вәлиева - Гран-при иясе!
Турнир узган ялларда Спорт сараенда узды.
Казанда туган Камила Вәлиева 241,72 балл нәтиҗәсе белән «Идел-2022» фигуралы шуу буенча Россия Гран-при этабында җиңү яулады. Турнир узган ялларда Спорт сараенда узды, дип хәбәр итә Казан Мэриясе порталы.
Икенче урынны, 210,34 балл туплап, Вероника Яметова алган, өченче урынга Ксения Синицына (207,55 балл) лаек булган.
Парлы шууда ТР башкаласыннан булган Евгения Тарасова алтын медаль алды, ул Владимир Морозов белән бергә 236,36 балл җыйды. Казаннан тагын бер фигуралы шуучы Ясминә Кадыйрова Валерий Колесов белән бергә 224,95 балл алды һәм көмеш призер булды. Бронза медальне Юлия Артемьева һәм Алексей Брюхановлар яулады – спортчылар 214,31 балл җыйган.
Чыганак: kzn.ru
Фото: Россиянең тимераякта фигуралы шуу федерациясе
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев