Логотип Идель
Яңалыклар

Камилә Вәлиева - Россия чемпионы!

Камилә Вәлиева яшүсмерләр арасында Россия беренчелегендә җиңү яулады. Татар кызы кыска һәм ирекле программалар буенча да, яшүсмерләр арасында гына булган элементлар күрстәү буенча да иң яхшысы булып танылды.

Танылган тренер Этери Тутберидзе төркемендә тагын бер сәләтле татар кызы - Камилә Вәлиева барлыкка килү турында без инде язган идек. Тренер аның белән үзенең инстаграм битендә таныштырган иде.

Һәм менә Камилә кече яшьтәге яшүсмерләр арасында Россия беренчелегендә җиңү яулады. Татар кызы кыска һәм ирекле программалар буенча да, яшүсмерләр арасында гына булган элементлар күрстәү буенча да иң яхшысы булып танылды. Тумышы белән Казаннан булган фигуралы шуу остасы тиздән инде зурлар арасында да чыгыш ясый башлар дигән өмет бар.

Заманында татар кызлары нәфис гимнастикада күпләп чыгыш ясый һәм дөньякүләм дәрәҗәләргә ирешә иде. Хәзер инде фигуралы шууда да татар кызлары күпләп барлыкка килә башлады. Елизавета Туктамышева белән Алинә Заһитовага алмашка Камилә дә килә, димәк.

Сүз уңаеннан, шул ук Россия беренчелегендә Татарстан данын яклаган Казан кызлары Елизавета Осокина - тугызынчы, ә Сәйдә Закирова 21нче урыннарны яуладылар.

Ә хәзер Камилә Вәлиеваның чыгышын карыйк:

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: спорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев