Логотип Идель
Яңалыклар

КАПРЕМОНТ ӨЧЕН ТҮЛӘҮ АРТА

Республика хөкүмәтенең тиешле карарына Татарстан премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты төбәктәге күпфатирлы йортларда капиталь төзекләндерү өчен кертемнең минималь күләмен арттырды. Республика хөкүмәтенең тиешле карарына Татарстан премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Карар тексты нигезендә, 2021 елның 1 июленнән капиталь ремонтка кертемнең минималь күләме 6,11 дән 6,38 сумга кадәр артачак.

Чагыштыру өчен: 2016 елда минималь кертем 5 сум тәшкил иткән, соңрак - 5,85 сум.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев